Татарстан йөзүчесе Россия чемпионы булды

Түбән Камалы Александр Обшаров йөзү буенча Россия чемпионы титулын алды. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Ярышлар республика башкаласында үтте. Анда хәзер илнең төп старты уза һәм параллель рәвештә «Дуслык уеннары»ның икенче этабы бара. Ярышларда дөньяның 22 иленнән килгән вәкилләр катнаша. Түбән Кама спортчысы ирекле стиль белән 50 метрга йөзүдә иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Александр Обшаров йөзү белән 29нчы мәктәп бассейнында шөгыльләнә башлый. Хәзер исә аның күпчелек тренировкалары Чаллыда үтә.

Алда аны катнаш эстафета һәм баттерфляй стиле белән 50 метрга йөзү ярышлары көтә.

 


Фикер өстәү