Риман Гыйлемханов: «Ышан син, бар…»

Бер таныш белән хатыннарны рәхәтләнеп «чәйнәдек» әле. Моның хатыны ял йортына киткән булган. Вакытлыча ялгыз калган ирләр берәр «этлек» эшләү турында уйламый калмый бит инде (үзем ул исәпкә кермим). Хатыннары, йә ирләре ял йортына киткәннәр турында нинди генә мәзәкләр, гыйбрәтле хәлләр юк.

Әлеге танышым да миңа бер гыйбрәт сөйләде. Кыскасы, хатыны югында моның, йомшак кына, образлы итеп әйткәндә «уҗымга чыгып керәсе» килгән. Өенә бер «Мәфтуха» алып кайткан бу. Сөяркәсен озатып җибәрүе генә булган, хатыны кайтып төшкән. «Бер көн алдан кайтты, хет шалтыратып әйтеп тә куймады, ышан син, бар хатыннарга», – ди бу.

– Ярый әле өстегезгә кайтып кермәгән, – дип тынычландырган булам.

– Спитсиәлне эшләгән инде ул моны, мине тикшермәкче булган. Иреңә ышанмагач, нигә яшәргә кирәк. Юк-бардан да гаилә таркалырга мужет, әйе бит! – дип гел акланырга  маташа бу. «Үзеңне бел!» – диясе килгән иде дә танышыма, үпкәләр дип шикләндем.

Мәзәккә тартым бу хәлнең искә төшүе Германия канцлеры Олаф Шольцның Польша җиренә ракета төшү уңаеннан әйткән сүзләренә бәйле. Ракетаның кайсы як тарафыннан җибәрелүе тикшерелде, аның Россиянеке түгеллеге расланды. Әмма федераль канцлер башкача уйлый. Янәсе, Россия Украинага кермәгән булса, ракета Польша җиренә барып төшмәс иде.

Танышымны Шольц белән чагыштырмыйм, әмма акланулары бертөрлерәк булуы кызык. Ягъни ирнең хыянәт итүендә ялдан иртәрәк кайткан хатын гаепле булып чыга. Канцлерның әйткәннәрен сүзен-сүзгә диярлек Бөекбритания премьер-министры Риши Сунакның кабатлавы да кызык бит. Алдан сөйләшеп куйганнар диярсең. Ышан син бар, аларга.

Зур ызгышлар вакытында мәгълүмат сугышының яңа көч алуы табигый инде ул. Бу сугыш еш кына «үзеңне бел!» дигән принципка нигезләнә һәм мөмкин булган бөтен ысул-алымнар кулланыла. Кайчак кайда ялган, кайда хаклык икәнен дә бутарга мөмкин. Мәсәлән, Интернет сайтларында Олаф Шольцның бабасы Фриц фон Шольц эсэсчы булган дигән мәгълүматлар пәйда булды һәм «алма агачыннан ерак төшми» дип тә яздылар.

Фон Шольцның безгә каршы Украина, Ростов өлкәсендә, Кубань һәм Кавказда сугышканлыгы турында хәбәрләр дә бар. Бу мәгълүматлар ни дәрәҗәдә дөрестер, кистереп әйтеп булмый. Әле бит «бала атасы өчен җавап бирми» дигән сүзләр дә бар. Ә менә Бундестагта, ягъни федераль парламентта Олаф Шольцның Россиягә карата әйтелгән һәр чыгышын кул чаба-чаба хуплаулары хак. Ә канцлер нацизмда, фашизмда нәкъ менә Россияне гаепли. Зур корбаннар биреп, фашизмга каршы көрәшкән безнең илдә фашизм туа һәм яши аламы соң ул?

Канцлерның буталуы, әлбәттә, аклану өчен, нәкъ минем танышым кебек дип әйтмәкче булам. Алай ук түбәнгә төшмәскә иде, канцлер әфәнде! Моннан соң да ышан сиңа, бар…

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү