Казанда бокс буенча Халыкара турнир узачак

Казанда профессиональ боксчылар бер мәйдандаочрашачак. 26 августта «Пирамида» мәдәни-күңелачу комплексында Халыкара бокс көненәбагышланган профессиональ бокс кичәсе узачак. Турнирда 5 илнең, шулай ук Россия һәм Татарстан спортчылары катнашуы көтелә.

Кичәнең төп вакыйгасы элек UFCда чыгыш ясаган легендар Россия спортчысы Алексей Олейникбелән Таһир Дзоблаев (Россия) очрашуы булачак.
Ярышларда Казахстан, Үзбәкстан, Намибия, Малави, Танзания һәм Россия спортчыларыкатнаша. Спорт чарасы 19:00 дә башлана. Керү ирекле.

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов  мондый турнирларның республикада һәрвакыт зур кызыксыну белән узуын әйтте.

Татарстанда боксны яраталар. Әлеге спорт төре белән 8000 меңнән артык кеше шөгыльләнә, – диде Хәлил Шәйхетдинов матбугат очрашуында. Ярышларда Татарстан спортчылары, хәтта кызлары да катнашачак. Матур һәм мавыктыргыч бокс күрсәтерләр дип өметләнәм. Бу турнирреспубликада профессиональ боксны үстерүгә этәргеч бирер дип ышанам.

Алексей Олейник бокска күчүе турында сөйләде.

Әзерлек шактый катлаулы бара. Чөнки катнаш көрәш сәнгате бер, ә бокс бөтенләй башка. Кем әйтмешли, монда без көрәшмибез, монда уйларга кирәк. Күп нәрсәгә җайлашырга туры килде, диде легендар спортчы.    

«Бик хөрмәт итсәм дә, рингта дошман булачакбыз». Алексей Олейникның көндәше Таһир Дзоблаевшулай диде.

Әзерләнү өчен вакыт азрак иде, әмма мөмкин булганның барысын да эшләдек. Алексей кебекҗитди көндәш белән бер мәйданга чыгу – минем өчен зур дәрәҗә. Аны бик хөрмәт итәм, әммарингта без дошман булачакбыз, диде Таһир Дзоблаев.

Татарстанда боксбик югары дәрәҗәдә. Бокс буенча дөнья чемпионы, М13 компаниясе промоутеры Руслан Чагаев әнә шундый фикердә.

Казан – Россиянең, хәтта бөтен дөньяның асылташы. Биредә турнирлар үткәрү җиңел, спортчылар да үзләрен яхшы хис итә. Татарстан Бокс Федерациясе, аның җитәкчесе Сергей Игнатьев ярдәмендә республикада бу спорт төреүсеш алды. Минемчә, киләчәктә нәкъ менә татар боксчылары Россия җыелма командасының төпнигезен тәшкил итәчәк, диде ул.  

Турнирда Татарстанның иң яхшы боксчыларычыгыш ясаячак:

65 кг Тимур Мамышев (Казан) – Али Галиев(Арча);

71 кг Павел Сидоров (Түбән Кама) – ИлназМаталиев (Түбән Кама);

88 кг Степан Назаров (Әлмәт) – Илфар Галиев(Түбән Кама);

50 кг Гөлүсә Галиева (Арча) – Анна Платонова(Пенза).

Чараны Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан Бокс федерациясе ярдәмендә «М13» промоутерлыккомпаниясе оештыра.


Фикер өстәү