Рөстәм Миңнеханов Россия театр сәнгате институтында Татарстан студентлар белән очрашты

23–25 август көннәрендә Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре уза. Бу уңайдан үткәрелгән чараларда ил башкаласына эш сәфәре кысасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Мәскәүдә Рөстәм Миңнеханов Россия театр сәнгате институтында (ГИТИС) да булды. Бүген ГИТИС барлык театраль белгечлекләр һәм әзерлек дәрәҗәсе буенча белем бирүче бердәнбер вуз. Биредә барлыгы 8 факультет бар. Аларда дөньяның 27 иленнән 1800дән артык студент белем ала. ГИТИСта Татарстаннан 42 кеше укый. Моннан тыш, «Россиядә дебют» проекты кысасында да хезмәттәшлек итәләр. Ягъни иҗади төркемнәр ил төбәкләрендә чыгыш ясый. Казанда мондый спектакльләр шул исәптән Казан дәүләт яшь тамашачы театрында, Г. Тукай исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында да узды.

Рөстәм Миңнехановка белем бирү корпусын күрсәттеләр, институт тарихын сөйләделәр. Азактан Рәис биредә белем алучы Татарстан студентлары белән аралашты. ГИТИСны тәмамлаган якташларыбыз Мәскәү һәм республиканың әйдәп баручы театрларында эшлиләр.


Фикер өстәү