Рөстәм Миңнеханов: Бүген Татарстан белән Мәскәү арасында барлык өлкәләрдә дә тыгыз элемтәләр урнаштырылган

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында финал чаралары уза. Тантаналы кичәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәрен үткәрү яхшы традициягә әверелде һәм РФ вице-премьеры Марат Хөснуллинга һәм башкала мэры Сергей Собянинга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

«Бүген республика белән башкала арасында барлык өлкәләрдә дә тыгыз элемтәләр урнаштырылган. Мәскәү Татарстанның төп партнеры булды һәм шулай булып кала да», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Сергей Собянин үз чиратында билгеләп үткәнчә, Мәскәү һәм Татарстан кебек көчле төбәкләрнең хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә ил икътисады ныгый.

Шулай ук чарада Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Собянин Мәгариф өлкәсенә мәгълүмат технологияләре кертүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Килешүне гамәлгә ашыру Татарстан мәктәпләрендә, «Минем мәктәп» федераль дәүләт мәгълүмат системасының төбәк сегменты буларак, «Мәскәү электрон мәктәбе» (МЭШ) сервисларын кертүне тәэмин итәргә тиеш.


Фикер өстәү