Анемиянең яман шеш билгесе булу куркынычы турында кисәтәләр

Анемия ашказанында яман шешнең пәйда булуы турында сөйләргә мөмкин. Бу хакта “Почему болит” басмасы хәбәрчесенә табиб Ольга Хрупало сөйләгән. “Әйтик, ашказаны авырткан кеше, иң элек, терапевтка мөрәҗәгать итә. Анда аның гемоглобины түбән булуы ачыкланырга мөмкин.

Ул чагында электрокардиограмма, канга биохимик анализ һәм башка анализлар билгеләнә. Анемия яман шеш турында “сигнал” бирергә мөмкин, безнең өчен “кызыл линия” бу”, – дигән онколог.
Онкология асылда биопсия үткәрелгәннән соң раслана. Аны табиб-эндоскопист үткәрергә мөмкин. Әмма бу очракта сырхаулар еш кына онкология ярдәме үзәкләренә җибәрелә.

Табиб башта күкрәк читлегенә, корсак куышлыгына компьютер томографиясе уздыра. Шуннан соң янә, биопсия белән, гастроскопия үткәрергә мөмкин. Анда инде күзәнәкләрнең нинди булуы күренә. Соңыннан сырхау консилиумга чыгарыла”, – дип сөйләп үткән табиб.

Аның әйтүенчә, табиблар яман шеш куркынычын күздә тотса, белгечләр консультациясе – 3 көнгә кадәр, диагностик һәм инструменталь тикшеренүләр – 7 көнгә кадәр вакыт эчендә үткәрелергә тиеш.


Фикер өстәү