Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар явачак, дип хәбәр итә республика Гидрометеорология үзәге.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -3 градустан -8 градуска кадәр күрсәтәчәк, көндез −5 градустан нульгә кадәр күтәрелә. Юлларда бозлавык саклана.