Ләйлә Фазлыева Татарстанда Гаилә елы турында туры эфирларны ачып җибәрә

Татарстанда Гаилә елына багышланган туры эфирлар сериясе башлана. 7 февральдә республикада яшәүчеләрнең сорауларына беренчеләрдән булып вице-премьер Ләйлә Фазлыева җавап бирәчәк. Бу хакта “Татар-информ” Тәбәкне идарә итү үзәге (ЦУР) мәгълүматларына таянып яза.

Вице-премьер халыкка ярдәм итү чаралары, федераль һәм республика программалары, шулай ук Гаилә елына багышланган чаралар турында сөйлиячәк.
Туры эфир ЦУРның “ВКонтакте” рәсми төркемендә 12.00 сәгатьтә башлана.

Хакимият органнары вәкилләре белән тематик туры эфирлар һәр атна саен уздырылачак.

Исегезгә төшерәбез: Президент Владимир Путин узган елның 22 ноябрендә 2024 елны Россиядә Гаилә елы буларак игълан итү турында Указга кул куйды.


Фикер өстәү