Коткаручылар иртән-иртүк Казан шәһәренең Зур Урам урамында күпкатлы йортта чыккан янгыннан ун кешене алып чыгарга өлгергән. Бу хакта «Татар-Информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Янгында беркемгә дә зыян килмәгән. Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәбен ачыклау эше бара.
"Татар-Информ"