Шәхси йортта чыккан янгында бер хатын-кыз белән үсмер могҗиза белән исән калганнар

Килеп туган хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Җомга – 12 гыйнварга каршы төндә коткаручыларга Казандагы шәхси йортта янгын чыгу турында хәбәр кергән. Бу хакта “KazanFirst” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Янгын “Большие Клыки” бистәсендә Зеленая Поляна урамындагы йортта килеп чыккан.

Коткаручылар бирегә килгәч, ике катлы агач йортның януын күргән. МЧС хезмәткәрләре йортның подвал тәрәзәсеннән хатын-кыз белән үсмерне чыгарган. Алар икесе дә хастаханәгә озатылган. Икесенең дә сөрем газыннан уртача дәрәҗәдә агулануы билгеләнгән.
Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү