Кызын җирләгән “Болгар радиосы” продюссеры: «Үзегез һәм гаиләгез өчен яшәгез»

“Болгар радиосы” продюссеры Ленар Кашафетдиновның гаиләсенә зур кайгы килүе турында хәбәр иткән идек.  Аның олы кызы йөрәк авыруыннан вафат булды. Кичә Самираны җирләделәр.

Ленар якыннарына-дусларына рәхмәт белдереп, уйлануларын языган: «Хөрмәтле хезмәттәшләр, барыгызгада Алланың рәхмәте яусын. Минем сабыйны хөрмәт итеп кайтканыгыз, килгәнегез өчен. Биргән сәдакаларыгыз өчен, Аллаһы тәгалә үзегезгә кайгысыз гомер бирсен.Биргән сәдакаларыгызга Алла бирса ашлар үткәрербез, кызыма чардуган бн таш ясатырбыз.Мин беләм кызым да сөенеп ятадыр, аны озатырга күпме кеше кайтты бүген.Нәрсә әйтәсем килә дуслар, яшәгез үзегез һәм гаиләгез,балаларыгыз өчен.Бик сагынам хәзер кызымны, аның миңа язган смс укып.Күбрәк вакытыгызны гаиләгә балаларга багышлагыз, аннары үкенерлек булмасын. Бала хәсрәтеннән дә авыр әйбер юк, безнең гаиләгә дә килер дип уйламадык. Саклагыз бер берегезне, яратыгыз балаларыгызны. Сау-сәламәт булыгыз дуслар.Тагын бер кат Алланың рәхмәте яусын», дип яза ул социаль челтәрендә.


Фикер өстәү