“Болгар радиосы” продюссеры Ленар Кашафетдиновның гаиләсенә зур кайгы килгән. Аның олы кызы йөрәк авыруыннан вафат булган.
Ленарның һәм аның якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Баланың урыны җәннәттә булсын.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
“Болгар радиосы” продюссеры Ленар Кашафетдиновның гаиләсенә зур кайгы килгән. Аның олы кызы йөрәк авыруыннан вафат булган.
Ленарның һәм аның якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Баланың урыны җәннәттә булсын.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Алар алдында киртәләр юк. Казанда СВО ветераннары арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты дәвам итә. Быел анда Россиянең 86 төбәгеннән 600 ләп кеше катнаша. 126 сы – безнең якташлар. Әмма бу чара иң осталарны ачыклаудан гына гыйбарәт түгел. Татарстан башкаласында СВО ветераннарының тормышын көйләү турында да фикер алышалар.
Кичәге мәктәп укучылары сайлау алдында. Кая барырга, кайда укырга, нинди белем алырга? Абитуриентлар өчен Кукмара районында урнашкан Лубян урман-техник көллиятенең дә ишекләре ачык. Биредә «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре буенча укырга керергә була.
25–28 июнь көннәрендә көрәш дөньясында яңа чемпионнар ачыкланды. Көрәш буенча дөнья чемпионатының быелгы җиңүчеләре Сабаның Миңгәр авылында билгеләнде. Биредә барлыгы 32 илдән 300 дән артык спортчы бил алышты. 11 үлчәү авырлыгының җидесендә Татарстан көрәшчеләре өстен чыкты.
Быелгы җәй авыл халкын сыный: печән җыеп аласы көннәрдә күк капусы ачылды да куйды. Берничә көн рәттән яуган яңгырлар аркасында болын-кырларда эшләр тукталып калды. Көннәр аязса да, үләнне киптерү кыен әле, чөнки дымлылык зур. Кышка сыйфатлы азык әзерләү өчен тырышкан халыкка һәр кояшлы көн хәзер алтынга тиң.
Бер тонна милли аш, милли ишегаллары һәм Раилнең 41 нче машинасы. Пенза өлкәсенең Кузнецк районындагы Дәхтәрни (Кече Труёв) авылында XVI бөтенроссия авыл Сабан туе гөрләде.
Мәскәүдә «Бердәм Россия»нең съезды узды. Ил җитәкчеләре катнашында үткән чарада партиядән кемнәрнең Дәүләт Думасына сайлауда катнашачагы билгеле булды. Бездә андыйлар – 19 кеше. Республика исемлеген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Депутат булу өчен тагын кемнәр ярышачак?
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» җәмгыятенең Директорлар советы утырышын уздырды, «ТАИФ» җәмгыяте акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты, ТАСС мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Андрей Кондрашов, Россия Чит илләр эшләре министрлыгы генераль директоры Алексей Островский, Федераль казначычылык башлыгы урынбасары Эли Исаев белән очрашты.
Бүген Казанда татар телен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән милли-мәдәни проектлар һәм чаралар гамәлгә ашырыла. Алар арасында «Алмаш» гаилә проекты, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләре сезоны, «Җырлы сишәмбе» яңа вокаль проекты һәм башкалар бар. Иң мөһиме алар барысы да шәһәр халкына һәм башкала кунакларына ошый
Cоңгы тапкыр Казанда рәссамнарның нинди күргәзмәсен карадыгыз? Вакыт юк, дип сәбәп эзлисезме? Ә бит башкаладагы «Хәзинә» милли сәнгать галереясында ел дәвамында берсеннән-берсе кызыклырак күргәзмәләр оештырыла.
Бүген Әлмәттә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышы булды, анда парламентарийлар җирле үзидарә органнарының ишегалды территорияләрен үстерү өлкәсендәге вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар.
Фикер өстәү
Фикерегез