«Археология араларны якынайта»

Фән өлкәсендәге ачышлар, тарих төпкелендә актарынулар, чыннан да, шулай дип әйтергә мөмкинлек бирә. Татарстан Фәннәр академиясендә Идел буенда яшәгән борынгы мадьярларның тарихы турында өч монография тәкъдим ителде. Бу – Россия һәм Венгрия галимнәренең уртак җимеше.

Элемтәләр ныгый

Кичәдә Россия галимнәре генә түгел, Венгрия, Казахстан, Кытай һәм Иран вәкилләре дә катнашты. Венгрия Католик университетының онлайн элемтәгә чыккан профессоры Атилла Тюрк (ул Татарстанда шактый гына казу эшләрендә катнашкан) бу җәһәттән: «Венгрларның татар җирендәге тарихы – безнең илләрне бәйли торган тема», – диде. Рифкать  Нургалиевич та нәкъ менә фән өлкәсе аша барлыкка килгән дәүләтара элемтәләрнең мөһимлегенә басым ясады. «2019 елда Алексеевск районындагы Олы Тигәнәле авылы янындагы зур казу эшләрендә 60 кеше катнашты. Шуларның 8е Венгриядән килгән иде», – диде ул. Венгриянең Казандагы илчесе Сергей Сюч та үз фикерләрен җиткерде: «Бүгенге шартларда халыкара элемтәләрне ныгыту өчен әллә ни мөмкинлекләр юк. Шуңа күрә күбрәк мәдәният һәм фән өлкәсенә өмет багласак кына инде. Әйтергә кирәк, алар арасында археология төп рольне уйный», – диде ул. Бу фикер Казахстанның Казандагы илчесе Ерлан Искаков күңеленә дә хуш килде. «Без дә венгрлар салган эздән барырга әзербез», – диде ул.

Олы Тигәнәле серләре

Бу хәл 1974 елда була. Алексеевск районының Олы Тигәнәле авылы янында юл салганда гадәти булмаган каберлеккә юлыгалар. Ни икәнен ачыклау өчен шунда ук Казаннан археологларны чакырталар. Тик тикшеренүчеләр аптырашта кала, чөнки бу көнгә кадәр мондый каберлекләрне бөтенләй очратканнары булмый. Казу эшләренә археолог Елена Халикова килгәч, шундук бу каберлектә мадьярлар күмелгәнен әйтә. Беренче нәтиҗәләрне Венгрия галимнәренә җиткергәч, алар өчен бу чын мәгънәсендә сенсациягә әверелә. Тикшеренү нәтиҗәләре беренче тапкыр 1981 елда Венгриядә немец телендә басыла. Бу яңалык 30 елга якын рус телендә бөтенләй телгә алынмый. Күптән түгел генә археолог Альфред Халиковның язу машинасында басылган хезмәтләре табыла. Шуның нигезендә «Великая Венгрия между Волгой и Уралом» дип аталган хезмәт нәшер ителә. Бу эшне башкарып чыгу өчен остазның шәкертләре ярдәмгә килә.

Урал тауларыннан – Дунай ярларына

Идел буенда мадьярларның яшәве турында археологик белешмәләр генә түгел, тарихи  чыганаклар да бар. Чарада шундый бер вакыйганы искә төшерделәр. 1235 елда бүген Татарстан урнашкан территориягә Венгриядән католик монах Юлиан килеп чыга. Ул бабаларының туган җирен эзләп килә. Сәяхәт иткәндә Идел буе Болгарстанына килеп чыга һәм Биләрдән ерак түгел мадьяр хатын-кызын очрата. Ул аңа милләттәшләре яшәгән урынга кадәр ике көнлек юл икәнлеген әйтә. Галимнәр бу хатын-кыз бүгенге Чистай районы биләмәсе турында әйткәндер дип фаразлыйлар. Шулай да сорау туа. Мадьярлар Идел буена, аннан Венгриягә кайдан һәм ничек килеп чыкканнар? Венгриядә төшерелгән һәм махсус безнең өчен рус теленә тәрҗемә ителгән фильмны карагач, бу сорауга да җавап табылды. IX–X гасырлар чигендә мадьярларның борынгы бабалары Көньяк Уралдан Көнбатышка таба юл ала. Алар күчмә халык була. Хәрби осталыклары искиткеч югары дәрәҗәдә булганлыктан, далаларда яшәүче көндәшләренә бирешмичә, төпләнеп калган биләмәләренә кадәр килеп җитәләр. Әмма туктап калмыйлар әле. X гасыр башында бүген Франция, Италия, Германия, хәтта Испания урнашкан территорияләр буйлап, басымчаклык итеп йөриләр. Европа дәүләтләренә көтелмәгән һөҗүм итүләр бары тик XI гасырда монархиягә нигез салынгач кына туктатыла. Аңлашыла ки, күчмә халыкларның төрле җирләрдә озак вакытлар төпләнеп яшәгән урыннары да була. Олы Тигәнәле авылы янындагы каберлек шуңа дәлил булып тора.

Белешмә

Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, борынгы мадьярлар күпләп бүгенге Зәй районыннан Баулыга кадәр булган территориядә яшәгәннәр. Дунай ярларына 896 елда күченеп киткәннәр. Татар теле белән венгр телендә бүген дә охшашлыклар бик күп. Мәсәлән, алма һәм гөмбә сүзләре бер үк. Венгр телендә төрки телдән алынган 500ләп сүз бар дип исәпләнә.

Фәннәр академиясендә үткәрелгән чарада «Великая Венгрия между Волгой и Уралом», «Армиевский курганно-грунтовой могильник» һәм «Поясные наборы населения Ветлужско-Вятского междуречья IX–XI вв.» китаплары тәкъдим ителде».

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү