Бүген Татарстанда 119 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда коронавирус белән чирләүчеләр көннән-көн арта. Бүген Covid-19 инфекциясен йоктыруның 119 очрагы расланган (кичә – 110). Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүм атларына караганда, 51 сырхау хастаханәгә озатылган (алдагы көнне –71 кеше). Пандемия башланганнан бирле Татарстанда барлыгы 196 754 кеше чир йоктырган.

Республикада яшәүче барлыгы 192 859 кеше савыккан, шул исәптән соңгы тәүлектә – 118 кеше.
Татарстанда коронавирустан вафат булучыларның гомуми саны, элеккечә үк, 2010га тигез. Соңгы тапкыр 20 гыйнварда әлеге инфекциядән үлү очрагы мәгълүм булды.

Тулаем Россия буенча бер көндә чир белән йогышланучылар саны 15 359 кешегә арткан. 11 245е савыккан. 1510 сырхау хастаханәгә озатылган. 38 кеше чирдән вафат булган.


Фикер өстәү