Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны арткан

Татарстанда икенче көн рәттән коронавирус йоктыручылар саны арта. Соңгы тәүлектә 153 кеше (алдагы көнне – 142) чирләгән. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларына караганда, моңа кадәрге 6 көндә чир очраклары кимегән: 24 февральдә 160 булса, 1 мартта  133 очрак теркәлгән. Ике көн рәттән 44 кешене хастаханәгә салганнар.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда барлыгы 198790 кеше коронавирус йоктырган. 195088е савыккан, шул исәптән соңгы тәүлектә – 98.

Республикада коронавирус инфекциясеннән вафат булучыларның гомуми саны, элеккечә үк, 2010га тигез. Соңгы тапкыр үлем-китем турында 20 гыйнварда хәбәр ителгән иде. Гомумән алганда, Россиядә бер тәүлек эчендә 14516 кеше чир иярткән. 1546сы хастаханәләргә озатылган. Соңгы тәүлектә ил буенча 40 кешенең гомере өзелгән.


Фикер өстәү