Укучылар репетиторларны 1,5 мәртәбә күбрәк яллый башлаган

Superjob уздырган сораштыруларга караганда, баласы 9 нчы сыйныфта белем алучы һәр укучы шәхси дәресләр ала. Ике ел белән чагыштырганда, репетиторлар чакыртучылар 1,5 тапкыр күбрәк. 10-11 сыйныф укучыларының исә 48 проценты әлеге хезмәттән файдалана.

Имтиханга әзерләнү өчен физика, химия, җәмгыять белеме, инглиз теленнән репетитор яллау популяр. 9 нчы сыйныф укучылары атнага уртача – 3800, 10-11 сыйныф укучылары 5000 түли. 7-8 сыйныфта укучылар өенә күбрәк инглиз, рус телләре, алгебра, геометрия фәннәреннән репетитор чакырта икән. Алар уртача алганда, атнага 3 мең сум сарыф итә.


Фикер өстәү