Укучылар БДИ тапшыра башлады

26 майда беренче БДИ башланды. 11 нче сыйныф укучылары география, әдәбият, химия буенча имтихан тапшырды. Географияне –159, әдәбиятны – 883, химия сынавын 2 123 кеше сайлаган. Беренче имтиханнарда 49 имтихан үткәрү пункты оештырылган, шул исәптән, икесе – өйдә.

Быел беренче тапкыр имтихан пунктларында БДИ биремнәрен интернет аша алу һәм бланкларны сканерлау технологиясе кулланыла.

30 майда рус теле сынавы көтелә. Анда 16 меңгә якын кеше катнашырга җыена. Быел 11 нче сыйныфны 15648 укучы тәмамлады. Калганнарны – белем йортын узган елларда тәмамлаучылар.

Сүз уңаеннан, быел БДИны алдан бирү этабында рус теле, математика, физика, химия, җәмгыять белеме фәннәреннән тугыз укучы 100 балл туплаган. Әлеге этапта моның кадәр укучының беркайчан да шуның кадәр абсолют балл җыйганы булмаган.


Фикер өстәү