Журналист Гафиулла Газиз вафат булган

Журналист Гафиулла Газиз вафат. Бу хакта «Татар-информ»га аның тормыш иптәше Наилә ханым Газизова хәбәр иткән.

«Без соңгы елларда иремнең туган авылы Балтач районы Югары Субаш авылында яшәдек. Гафиулла бер тапкыр инфаркт кичергән иде инде. Гел әйбәт кенә йөргән җирдән икенче тапкыр йөрәге эләктереп алды. Кичә ашыгыч ярдәм белән Казанга алып киттеләр. Хастаханәдә, операция өстәлендә вафат булды», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.


Фикер өстәү