Рөстәм Миңнеханов: «Бик матур сөйлисез, ә эшнең сыйфаты калыша»

Хурлык һәм оят! Татарстан Икътисад министрлыгының еллык коллегия утырышында республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов эшләргә теләмәүчеләрне тәнкыйть утына тотты. Хәзерге бетмәс санкция шартларында җиңне тагын да ныграк сызганырга кирәклеген дә кат-кат әйттеләр. Акчаны үзебезгә табасы.

Коллегия утырышында билгеләп үтелгәнчә, дөньядагы вазгыять Татарстан икътисадына да тәэсир итмичә калмаган, билгеле. Гомумән алганда, Россиягә каршы 13 меңнән артык санкция кертелгән. Моңа да карамастан, республика сынатмаган. Узган ел йомгаклары буенча, Татарстанның тулай төбәк продукты 3,8 триллион сум тәшкил иткән. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу 6 процентка күбрәк. Районнарга бүлеп караганда, тулай төбәк продукты күрсәткеченә иң зур өлеш кертүчеләр – гадәттәгечә, Казан (32,5 процент), Әлмәт районы (16,8 процент), Түбән Кама районы (9,8 процент) һәм Чаллы (8,5 процент) оешма-предприятиеләре. Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов быелга бурыч та билгеләде. Агымдагы елда тулай төбәк продукты күрсәткечен 4 триллион сумга җиткермәкчеләр.

Былтыр Татарстанда импорт күләме, 29 процентка кимеп, 227,4 миллиард сум тәшкил иткән. Аерым алганда, читтән транспорт өчен запас частьлар, электр генераторлары, двигательләр азрак кайта башлаган. Импортны үзебездә җитештерелгән товарларга алмаштыру, булмаган очракта, җитештерүне җайга салуга зур әһәмият бирелә, дип тә кат-кат искәрттеләр коллегиядә.

Билгеле булганча, узган елның мартында Татарстанда санкция нәтиҗәләрен йомшарту өчен, импортны алмаштыру үзәге барлыкка килде. Ике сүз белән генә әйткәндә, бу – чикләүләргә каршы ресурслар җыелмасы. Коллегиядә катнашкан Россия икътисадый үсеш министры урынбасары Алексей Херсонцев сүзләренә караганда, анда моңа кадәр Көнбатыштан сатып алган продукциягә алмаш булырлык үзебездә һәм Россиягә дустанә мөнәсәбәттә булган илләрдә җитештерелә торган 150 меңнән артык тәкъдим бар.

Ә менә экспортны арттырганнар. Татарстаннан читкә озатылган продукция күләме 30 процентка үскән. Акча бизмәненә салсак, 15,6 миллиард сумлык товар экспортка киткән. «Чикләүләргә карамастан, әлеге күрсәткечне үстерүгә ирештек», – диде министр. Чимал һәм энергетика экспортын арттыру мәсьәләсенең көн кадагында торуын да әйтте ул.

Узган ел нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда 234 мең 200 үзмәшгуль теркәлгән. Алар былтыр 31,4 миллиард сумлык керем алган.

– Үзмәшгульләр саны республиканың барлык районнарында да арта, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов. – Шул ук вакытта, алар өчен махсус ярминкәләр Татарстанның нибары 16 районында гына үткәрелә. Бу эш бөтен җирдә дә алып барылырга тиеш.

Районнардагы эш сыйфатын Рөстәм Миңнеханов та тәнкыйтьләде.

– Бүген республикадагы сәнәгать паркларында 1 мең 500гә якын резидент исәпләнә. Аларда 55 меңнән артык кеше эшли. Әлеге мәйданнарны арттыру өчен бөтен шартлар да тудырылган: субсидияләр бирелә, салым түләгәндә ташламалар каралган. Тик республикадагы җиде районда нибары берәр резидент бар. Мин бу хакта кат-кат кисәттем инде. Бүген дә әлеге районнарны кабатлыйм. Болар – Аксубай, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Лениногорск һәм Балык Бистәсе районнары. Оят һәм хурлык! Эшләмисез бит, – диде Татарстан Рәисе.

Аның әйтүенчә, Актаныш, Буа, Яңа Чишмә һәм Мамадышта да сәнәгать паркларында эш бик сүлпән бара.

– Әлеге мәйданнар бюджет хисабына төзелде. Сез үзегез гариза җибәрдегез бит. Без сезгә акча бүлеп бирдек. Бүгенге шартларда сәнәгать парклары ким дигәндә 70 процентка тулган булырга тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул әлеге эшкә Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Инвестиция-венчур фонды да җаваплы икәнен әйтте.

– Әйдәгез инде, эшләгез. Югыйсә, бик матур сөйлисез, ә эшнең сыйфаты калыша, – дип мөрәҗәгать итте ул залда утыручы Талия Миңнуллина һәм Айнур Айдельдиновка.

Коллегиядә Түбән Кама, Чистай алгарышлы үсеш территорияләренә дә эләкте.

– Татарстанда биш алгарышлы үсеш территориясе гамәлдә. Әмма Түбән Кама былтыр бер резидент та җәлеп итмәгән, яңа эш урыннары булдыру планын үтәмәгән. Бүген коллегиягә килгәч, Түбән Кама районы башлыгын күреп, әлеге мәсьәләдә игътибарлырак булырга кирәклеген әйттем инде. Бүгенге шартларда резидентлар табу кыен икәне аңлашыла, әлбәттә. Әмма башкалар булдыра бит, – диде Рәис.

Чистай алгарышлы үсеш территориясе исә былтыр нибары ике резидентка «баеган». Бер дә матур күренеш түгел, дип фикерен җөпләде Рөстәм Миңнеханов. Узган ел нәтиҗәләре буенча, республикада 15 резидент белән килешү төзегәннәр. Инвестиция күләме 2,5 миллиард сум тәшкил иткән.

Үзебезгә тырышырга туры киләчәк. Бу фикерне коллегиядә Россия Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт буенча комитеты җитәкчесе Максим Топилин да куәтләде. Быел федераль үзәктән өстәмә ярдәм чараларына өмет итәргә кирәкмидер, дип йомшак кына, әмма аңлаешлы итеп әйтеп куйды ул. Узган елны «ил өчен дә, гомумән, тормышыбызда да иң гадәти булмаган ел» дип бәяләп, Татарстанны икътисад тармагында ирешкән уңышлары өчен мактады.

– Барысы да сәгать кебек эшләде, кулдан көйләп тә тордылар. Нишлисең, кайчак әнә шулай да эшләргә туры килә, – диде ул, алга таба да уяу булырга кирәклегенә ишарәләп.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү