Татарстанда талпаннарның кайчан котыра башлаячагы билгеле

КФУ доценты Николай Шулаев фикеренчә, талпаннарның бик нык активлашу чоры 9 майга туры килә.

Татарстанда талпаннарның нык активлашу чоры 9 Май – Җиңү көненә туры килә. КФУ фундаменталь медицина һәм биология институты белгече Николай Шулаев KazanFirst хәбәрчесенә шулай дип белдергән.
Аның сүзләренә караганда, кышын явым-төшемнең күп булуы сәбәпле, корткычлар быел соңрак уянган. Мәсәлән, республиканың кайбер урманнарында кар биеклеге 1,5 метрга җиткән.

– Талпаннар туфракта яши. Кешегә алар, күбебез уйлаганча, агачтан төшми, бәлки үләннән яки туфрактан менә. Талпанны туфрактан аерып, ачык һавада калдырган очракта, ул дым югалтудан үләчәк, – дип йомгак ясаган сүзенә Шулаев.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Татарстанда тәүге талпаннар әле күптән түгел генә күренә башлаган.


Фикер өстәү