Ркаил Зәйдулла: “Ләбиб Лерон комбайн кебек ул…”

Габдулла Тукай туган көнне уза торган традицион шигырь бәйрәмендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла килгән кунакларны быелгы Тукай премиясе лауреатлары белән таныштырды.

— Бүген Татарстанның иң югары бүләге – Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары билгеле булды. Шуларның берсе – дустым Ләбиб Лерон. Аның лауреат булуын белгәч, миңа “Премияне бөтен бүлмәдәшләреңә биреп бетерәсең инде” диделәр. Бу, әлбәттә, шаяру гына. Ләбиб Лерон – ул иң атаклы, барлык жанрларда да иҗат итә ала торган. Комбайн кебек ул: үзе ура, үзе суга, үзе эшкәртә, — диде ул.


Фикер өстәү