Бу чорда 100-200 мең сум акча алучы хезмәткәрләр саны да арткан. Аларның саны 5,02 миллионнан 11,6 миллион кешегә кадәр күбәйгән. 2027 елга һәм 2028-2029 еллар план чорына федераль бюджет проекты параметрларын бәяләү материалларында шундый мәгълүматлар китерелә.
Шул ук вакытта ике минималь хезмәт хакыннан 100 мең сумга кадәр эш хакы алучы хезмәткәрләр саны, киресенчә, кимегән — 29,9 миллионнан 21,3 миллионга кадәр. Хезмәт хакы структурасында исәпкә алынган эшләүчеләрнең гомуми саны дүрт ел эчендә 59,4 миллионнан 61,3 миллион кешегә кадәр арткан.
Керемнәрнең түбән сегментында хезмәт хакы бер минималь хезмәт хакыннан артмаган хезмәткәрләр саны 8,4 миллионнан 10,5 миллион кешегә кадәр күбәйгән. Бердән ике минималь хезмәт хакына кадәр эш хакы алучыларның саны үзгәрмәгән диярлек — 2022 елда 14,3 миллион кеше булса, 2025 елда 14 миллион кеше тәшкил иткән.
Бер үк вакытта һөнәри керемгә салым түләүчеләр саны да арткан — 4,2 миллионнан 9,2 миллион кешегә кадәр. Ялланып эшләүчеләр саны 57 миллионнан 58,3 миллион кешегә кадәр күбәйгән. Россия бюджет системасы керемнәрендә физик затлар кеременә салым һәм иминият кертемнәре өлеше – 40 процент, ә төбәк бюджетлары керемнәрендә 44 процент дип бәяләнә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез