Газетага язылу

Казанда 45 пар өчен тантаналы никахлашу чарасы узды

6 октябрьдә Казанда Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 45 пар өчен тантаналы никахлашу чарасы узды. Тантана Россия Федерациясе субъектлары ЗАГС органнары җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсе кысаларында оештырылды.

Чара Татарстанның традицион туй йолаларын чагылдырган театральләштерелгән «Татарларның туй йоласы» күренеше белән башланды. Аны «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле тәкъдим итте. Спектакльнең хореограф-постановщигы — Татарстанның халык артисты Ләйсән Хәмитова. Тамашачыларны Камал театры артистлары «Кич утыру» музыкаль-театр күренеше белән каршы алды.

Сәхнәдә татар халкының борынгы туй йолалары да яңартылды. Тамашачылар шулай ук егетләрнең туй алдыннан биюен, кызларның чулпы һәм шәлләр белән бәйле йолаларын, кияүнең изге учак аша сикереп килүен, кәләшнең чыгышын һәм яшь гаиләне каршы алу белән бәйле традицияләрне күрделәр.

Тантананың төп мизгелләренең берсе 45 парның сәхнәгә чыгуы булды. Яшьләр балдаклар алышып, законлы ир белән хатын дип игълан ителде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова билгеләп үткәнчә, 45 парның берьюлы никахын теркәү тантанасы республикада инде өченче ел үткәрелә. Быелгы чараның үзенчәлеге – анда Россиянең барлык субъектларыннан килгән ЗАГС идарәләре җитәкчеләренең дә катнашуы. Аның сүзләренчә, мондый чаралар гаилә кыйммәтләрен, традицияләрне һәм гаилә институтын саклауның мөһимлеген күрсәтә.

Һәр яшь гаиләгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды. Тантанада узган ел шушы ук чарада никахларын теркәгән Эльдар һәм Лилия Сәләховлар гаиләсе дә катнашты. Быел алар сәхнәгә уллары Гадел белән бергә күтәрелде. Яшь гаиләне җылы алкышлар белән каршы алдылар.

«Гаилә – зур бәхет. Алда сезне дулкынландыргыч мизгелләр көтә. Бергә булганда сез барысын да җиңәчәксез. Бер-берегезне яратыгыз, кадерләгез», – дип мөрәҗәгать итте яшьләргә Эльдар Сәләхов.

Чара 45 парның беренче туй биюе – вальс белән тәмамланды. Татарстанның халык артисты Айрат Ганиев һәм Элина Сафина башкаруындагы «Гаилә» җыры яңгырады.

Тантаналы никахлашу Россия субъектлары ЗАГС органнары җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсенең төп чараларының берсе булды. Чара гаилә кыйммәтләрен ныгытуга һәм милли гаилә традицияләрен саклауга багышланганлыгын символик рәвештә күрсәтте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре