Сары һәм ак. Такси йөртүчеләрне һәм «шашкалы» машинада йөрүчеләрне ни көтә?

Юл чыгымнары якын арада ук артмагае. Бу көздә Татарстанда таксида йөрү хакы кыйммәтләнәчәк, дип фаразлаганнар. Ул болай да арзан түгел, билгеле. 1 сентябрьдән тармакны җайга салучы яңа канун үз көченә керәчәк. Әнә шул үзгәрешләр, ахыр чиктә, гади халык кесәсенә сугачак, диләр.

Хәер, быелның 1 сентябреннән такси хезмәтенә бәйле яңа кагыйдәләр бер бездә генә түгел, ә ил күләмендә гамәлгә керәчәк. Федераль канун проекты кысасындагы үзгәрешләр билгеле инде. Төбәкләргә аны тулыландырырга мөмкинлек бирделәр. Бу көннәрдә республика дәрәҗәсендә тәкъдим ителгән яңа таләпләр билгеле булды. Канун проектын Татарстан Дәүләт Советының бу атнада узачак чираттагы утырышында карап тикшерерләр дип көтелә. Такси йөртүчеләрне һәм «шашкалы» машинада йөрүчеләрне ни көтә?

Рульдә утыручыларга таләпләр катгыйланачак. Мәсәлән, өч һәм аннан да күбрәк түләнмәгән штрафы булганнар такси хезмәтендә эшли алмаячак. Федераль канун нигезендә, автомобиль ишекләренә «шашка» тамгасы ябыштыру һәм машина башына әфлисун төсендәге ут кую да мәҗбүри булачак. Таксида үзмәшгульләр эшли алачак. ОСАГО полисыннан башка юлга чыгармаячаклар.

Республикада такси базарын 2011 елда ук кабул ителгән канун нигезендә көйлиләр. Бу ел башында узган киңәшмәләрнең берсендә Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин аны камилләштерергә кирәк дигән фикер белдерде. Юлда йөрүчеләрне озак көттермәделәр. Таксистлар арасында иң нык борчу уяткан үзгәреш, мөгаен, машинаның төсенә бәйледер. 1 сентябрьдән республика юлларында фәкать ак яки сары төстәге такси хезмәте машиналары гына калырга ихтимал.

– Ел башында эшсез калгач, такси хезмәтенә күчтем, – ди Казанда яшәүче Радик Хәсәншин. – Моның өчен әллә ни күп кирәкми. Кара төстәге «Киа» машинам бар. Кесә телефонына махсус кушымта йөкләдем дә юлга чыктым. Такси хезмәтендә көненә 4 мең сум тирәсе акча эшлим. Ялларда – күбрәк. Өйдә эшсез утырганчы яхшы, әлбәттә. Тик 1 сентябрьдән минем кебекләргә такси хезмәтенә юл ябылырга мөмкин. Халыкка әлеге төр хезмәт күрсәтүче оешмаларның машиналары нигездә ак яки сары төстә. Аларга барыбер. Тик без анда эшләүче куркусыз машина йөртүчеләргә караганда күпкә әдәплерәк йөрибез. «Шашка»лы кайбер ак машиналарның торышы да ташка үлчәрлек. Аларга юлга чыгарга ярый, ә безгә – юк икән.

Узган атнада Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов бу көздә таксида йөрү бәясе кыйммәтләнергә мөмкин икәнен дә әйтте. Ул моны, яңа канун гамәлгә кергәннән соң, такси базарыннан «соры» хезмәт күрсәтүчеләрнең китүе белән аңлатты. Машиналар саны азая икән, димәк, юл хакы да кыйммәтләнәчәк. Такси хезмәте бүген дә әллә ни арзан түгел. Казанда, мәсәлән, кичке якта 10–15 чакрымлык юл өчен 450–500 сум акча түләргә туры килә. Бәяләр тагын да кыйммәтләнсә, ашыгып кая да булса бару алтын бәясенә төшәчәк.

 

Фото: rg.ru


Фикер өстәү