Өй шартларында тавык рулеты ясау ысулы

Кирәк булачак:

  • 1 кило тавык ите (сөяге һәм тиресеннән тыш),
  • 20 грамм борыч,
  • тәмләткечләр,
  • 2–3 тырнак сарымсак,
  • сөяктән 80 грамм шулпа,
  • газ мичендә пешерү өчен җиңсә (рукав для запекания),
  • азык-төлек пленкасы.

Тавык итен әйбәтләп юабыз. Итне тиресе һәм сөягеннән аерабыз. Сөякләрен кәстрүлгә салып, сөяк күмелерлек кенә су агызабыз һәм кайнатырга куябыз. Бу шулпа безгә соңрак кирәк булачак.

Тавык итен, калынрак итеп, озынча  кисәкләргә турыйбыз. Кисәкләрне өлешләргә бүлеп, ит төйгеч яки пычак йөзе белән бәргәлибез (бер өлеш итне ярты минут чамасы төяргә). Төелгән иткә уылган сарымсак, шулпа, тоз, борыч (төрле борычлар катнашмасы, паприка, кориандр – күңелегез нинди тәмләткеч тели, шуны) салабыз. Барысын бергә 10 минут тирәсе кул белән болгатабыз. Ит шулпаны сеңдереп бетерергә тиеш. Шуннан соң итне 30 минутка суыткычка куеп торабыз.

40 сантиметр озынлыкта җиңсә кисеп алабыз. Җөе буйлап кисеп, бер катлы пленкага әйләндерәбез. Тавык тиресен шул пакетка тигез итеп җәябез. Рулетның тышы булачак ул. Тире өстенә тавык итен урнаштырып, пакетны рулет рәвешендә төрәбез (тик пакет ит эченә кереп калмасын). Пакетның бер очын җеп белән бәйләп, икенче ягыннан пакеттагы итне бәйләнгән якка таба шуыштырып, итне тыгызлап, икенче очын да бәйләп куябыз. Рулетны азык-төлек пленкасы белән тагын бер кат уратып алабыз. Рулетны (рулетлар) яткызып, кәстрүлгә урнаштырабыз. Өстенә салкын су агызып, кайнатырга куябыз. Суы кайнап чыккач, сүлпән генә утта 1–1,5 сәгать чамасы пешерәбез.

Рулетны газ мичендә дә пешерергә була. Тик бу очракта азык-төлек пленкасы фольгага алыштырыла.


Фикер өстәү