Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 700дән арткан

Татарстанның тагын өч кешесе коронавирус корбаны булган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы расланган», — диелгән ведомство хәбәрендә.

Коронавирустан 1954 һәм 1979 елларда туган ир-атлар, 1940 елда туган хатын-кыз вафат булган. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 8 сентябренә 701гә җиткән.


Фикер өстәү