Татарстанда тагын өч кеше — ике хатын-кыз һәм бер ир-ат коронавирус инфекциясе корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Covid-19дан 1936 һәм 1940 елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1936 елда туган ир-ат вафат булды, дип аңлаттылар министрлыкта.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип билгеләп үттеләр республика ведомствосының матбугат хезмәтендә.