Андрей Кондратьев сайлау ничек оештырылачагын әйтте

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев журналистларга 17-19 сентябрьдә сигезенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау ничек оештырылачагы турында сөйләде.

Мәктәп укучылары өчен – гадәти уку көне булачак, блогерларны махсус чакырып тормаячаклар.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев журналистларга 17-19 сентябрьдә сигезенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау эше ничек оештырылачагы турында сөйләде.

Билгеле булганча, күпчелек сайлау участоклары мәктәп биналарында урнаша. 17-18 сентябрь эш көненә туры килү сәбәпле, мәктәп балалары бу көнне ничек укыячак? Андрей Кондратьев әллә ни үзгәрешләр булмаячак, ди. Шулай да бу көннәрдә сыйныфтан тыш һәм мәктәптән тыш күнекмәләргә игътибар бирергә киңәш ителә. Дәресләрне саф һавада, музейда һәм башка урыннарда уздыру тәкъдиме дә бар.

Былтыр сайлау барышын блогерлар да күзәткән иде. Андрей Кондратьев әйтүенчә, быел аларны максатчан рәвештә чакыру нияте юк. “Аларга кызык булса, килерләр. Былтыр әлеге эшнең профессионаллары башкарды. Шикләнеп кенә булса да, тәкъдимебезне кабул иттеләр. Алар участокларда эшләде», – диде ул.


Фикер өстәү