Путин Европа советы башлыгы белән телефоннан сөйләште

Россия Президенты Владимир Путин һәм Европа советы башлыгы Шарль Мишель бүген телефон аша аралашкан. Озакка сузылган сөйләшү бик эчтәлекле булган. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков “РИА Новости” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Мишель исә Путин белән сөйләшү барышында Әфганстандагы хәлләр (алдагы көнне анда вакытлыча хөкүмәт составы игълан ителде) буенча фикер алышулары турында сөйләгән.

Россия Президенты 3 сентябрь көнне билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта Әфганстанда булган хәлләр күрше илләргә, димәк, безгә дә дә яный. Шулай ук Путин Әфганстаннан АКШ хәрбиләре чыгарылуының гуманитар һәлакәткә әйләнүен әйткән.


Фикер өстәү