Илһам Алиев Карабахта Россия хәрбиләренең һәлак булуы сәбәпле Владимир Путиннан гафу үтенгән

Әзербәйҗан Президенты Илһам Алиев Президент Владимир Путин белән телефон аша сөйләшү барышында Россия тынычлык урнаштыручы контингенты хәрбиләрнең Карабахта һәлак булуына бәйле рәвештә гафу үтенгән. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Илһам Алиев 20 сентябрь көнне Карабахта Россия тынычлык урнаштыручы контенгенты хәрбиләренең фаҗигале үлеме сәбәпле гафу үтенде һәм кайгы уртаклашты”, – диелгән хәбәрдә.
Сөйләшү барышында җентекле тикшерү үткәреләчәге һәм гаеплеләрнең җәзага тартылачагы турында басым ясап әйтелгән. Ике дәүләтнең генераль прокуратураларының үзара тыгыз элемтәдә эшләве әйтелгән. Әзербәйҗан Президенты шулай ук һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә матди ярдәм итәргә әзер булуын белдергән.

Дәүләт башлыклары билгеләп үткәнчә, Карабахта Россия хәрбиләре ярдәмендә ирешелгән хәрби хәрәкәтләрне тулысынча туктату турында килешүне эзлекле рәвештә тормышка ашырырга кирәк.
Президентлар шулай ук килеп туган хәлне алга таба тотрыклыландыру өчен беренче чиратта кирәкле адымнар буенча фикер алышкан. Владимир Путин Карабахта яшәүче әрмәннәрнең хокукларын һәм иминлеген тәэмин итү зарурилыгына игътибарын юнәлткән. Илһам Алиев бу мәсьәләдә Россиянең тынычлык урнаштыручы көчләре белән берлектә эшләргә әзер булуын белдергән.

Моңа кадәр Россия Оборона министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россиянең тынычлык урнаштыручы контингенты хәрбиләре автомобильдә күзәтү постыннан кайтканда, Джанятаг авылы тирәсендә утка тотылган. Машинадагы хәрбиләр һәлак булган.


Фикер өстәү