Владимир Путин конфликт көчәйгәннән соң беренче тапкыр Таулы Карабахтагы хәлләрне аңлатып үткән

Россия Президенты Владимир Путин конфликт көчәйгәннән соң беренче тапкыр Таулы Карабахтагы вазгыятькә аңлатма биреп үткән. Россия башлыгы проблеманы тыныч юл белән хәл итүгә ышаныч белдергән, дип яза ТАСС.

“Россиянең тынычлык урнаштыручы көчләре Карабахта яшәүчеләрне саклау өчен барын да эшли. Без конфликттагы яклар белән, Еревандагы, Степанакерт һәм Бакудагы хакимиятләр белән тыгыз элемтәдә торабыз. Биредәге киеренкелекне йомшартып, проблеманы тыныч юл белән хәл кылуга өметләнәбез”, – дигән Путин Кытай тышкы эшләр министры Ван И белән очрашуда.
Президент билгеләп үткәнчә, Россия тынычлык урнаштыручы көчләренең төп пунктында 2 меңнән артыграк кеше яши. Шуннан 1 меңнән артыграгы – балалар.
Исегезгә төшерәбез: бүген Карабах, Россия тынычлык урнаштыручы көчләре җитәкчелегенең утны бер яклы тәртиптә туктату турындагы тәкъдимен кабул итеп, Әзербәйҗан алдында асылда капитуляцияләгән. Кремль Әрмәнстанның, янәсе, Россия тынычлык урнаштыручы көчләре үз бурычларын үтәми, дип гаепләвен кире каккан.


Фикер өстәү