Колбасада Африка чумасы вирусын тапканнар

Якутиядә “Вязанка” бренды белән җитештерелүче “Столичная” ветчинасында дуңгызларның Африка чумасы вирусы геномын тапканнар. Колбаса Владимир өлкәсеннән китерелгән. Бу хакта “ТАСС” республика ветеринария департаментының телеграм-каналындагы хәбәренә таянып яза.

“15 сентябрьдә Саха (Якутия) республикасының ветеринария департаментына “Владимир өлкәсе ветеринария үзәге” дәүләт бюджет учреждениесеннән “Столичная” ветчинасында дуңгызларның Афирка чумасы вирусы геномы табылу турында мәгълүмат керде. “Вязанка” бренды продукциясе Владимир шәһәрендә “Стародворские колбасы” ябык акционерлык җәмгыятендә җитештерелгән”, – диелгән хәбәрдә.
“Россельхознадзорның Амурск өлкәсе һәм Якутия буенча идарәсе ачыклаганча, продукция Якутиягә Новосибирск, Владимир өлкәләреннән китерелгән.


Фикер өстәү