20 сентябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Россиядә рекрутер көне

Рәсми булмаган рекрутер көнен Россиядә инде 20 елдан артык бәйрәм итәләр.

1991 елда «Известия» газетасында Америка HR-агентлыгы эшчәнлеге турында мәкалә чыга. Ул вакытта автор беренче тапкыр «рекрутер» сүзен файдалана, Америка кадрлар агентлыкларының кадрлар сайлау методлары турында сөйли.

Рекрутер көнен беренче тапкыр 2001 елның 20 сентябрендә Россия, Беларусь, Кыргызстан, Казахстан һәм Украинадан берничә кадрлар агентлыгы билгеләп үтә.

 HR-менеджерлар көне

HR-менеджерлар – персонал белән идарә итү буенча белгечләрнең – һөнәри бәйрәме сентябрьның өченче чәршәмбесендә билгеләп үтелә.

HR-менеджер көне тарихы 1835 елдан башлана дип әйтергә мөмкин, ул вакытта Россия империясендә «Фабрика хуҗалары һәм ялланып эш итүче эшчеләр арасында мөнәсәбәтләр турында»гы карар чыга.

HR-менеджер һөнәре совет үрнәгендәге кадрлар бүлегенә алмашка 90 нчы елларның икенче яртысында килә. Ләкин элек кадрлар бүлеге хезмәткәрләре бары тик рутиналы эш башкарсалар (яллау, эштән чыгару, ялга китү һәм хастаханәгә китү буенча документлар рәсмиләштерү һәм алып бару), HR-менеджерларның вазыйфалары күпкә киңрәк.

Министрлыклар барлыкка килә

1802 елның 20 сентябрендә Россиядә Александр I «Министрлыкларны гамәлгә ашыру турында»гы манифест нигезендә элек гамәлдә булган коллегияләр урынына 8 министрлык: хәрби-коры җир көчләре, хәрби-диңгез көчләре, чит ил эшләре, юстиция, коммерция, халык мәгарифе, финанслар һәм эчке эшләр министрлыгы төзелә. Һәр министрлык үз «наказ»ын, ягъни аның бурычларын билгеләүче документлар ала. Иң зур һәм күппрофильлесе Эчке эшләр министрлыгы була.

Беренче консерватория

1862 елның 20 сентябрендә Петербургта Россиядә беренче югары музыка уку йорты булган консерватория ачыла. Консерваториянең беренче директоры Рубинштейн була. Ул фортепиано классы профессоры да булып эшли. Профессорлар арасында башка күренекле музыкантлар да була. Беренче елда 179 укучы кабул ителә. Композиция классы буенча беренче чыгарылышта Петр Чайковский да була, ул консерваторияне 1865 елда көмеш медаль белән тәмамлый.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү


9790