Казанда ОДКБ тынычлык урнаштыру көчләренең «Нерушимое братство – 2021» уртак өйрәнүе тәмамланды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Коллектив иминлек турындагы килешү оешмасы (ОДКБ) тынычлык урнаштыру көчләренең «Нерушимое братство – 2021» уртак өйрәнүен ябу тантанасында катнашты.

Дәүләт Советы Рәисе хәрбиләрне республика җитәкчелеге исеменнән чараның уңышлы тәмамлауны белән котлап, ОДКБ илләре һәм бөтен дөнья җәмәгатьчелеге сагындагы подразделениеләрнең кыю гамәлләре, хәрби техниканың өр-яңа үрнәкләре сокландыра, дип билгеләп үтте. “Иң мөһиме – бүгенге кыен шартларда какшамас сафларда иңгә-иң торып эш итүгә сәләтле хәрби белгечләр бар”, – диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Казанда 1.8 мең кеше катнашындагы өйрәнүләр өчен барлык шартлар тудырылуын билгеләп үтте.
Тантанада Үзәк хәрби округы командующие генерал-полковник Александр Лапин тынычлык саклау чараларының өйрәнүдә төп юнәлешкә әйләнүен искәртте. Аның сүзләренә караганда, хәрби округның тынычлык урнаштыручы көчләре 5 көн дәвамында ОДКБ дәүләтләре хәрбиләре белән Сүрия һәм Таулы Карабахта алган тәҗрибәсен уртаклашкан.
ОДКБ генераль секретаре Станислав Зась билгеләп үткәнчә, чара оешмага керүче илләр хәрбиләренең югары дәрәҗәдәге әзерлеген күрсәткән. Ул өйрәнүләр тәҗрибәсенең тынычлык урнаштыручы көчләрне әзерләү системасын һәм норматив-хокукый базаны камилләштерүдә кулланыласына ышаныч белдерде.


Фикер өстәү