Фәрит Мөхәммәтшин ОДКБның парламент ассамблеясы әгъзалары белән очрашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Коллектив иминлек турындагы килешү оешмасының (ОДКБ) парламент ассамблеясы әгъзалары, оешмага керүче дәүләтләр парламентларының оборона һәм иминлек комитетлары, комиссияләре рәисләре белән очрашты.

Алар Казанга ОДКБ тынычлык урнаштыру көчләренең «Нерушимое братство – 2021» уртак өйрәнүендә күзәтүчеләр сыйфатында катнашу өчен килгән. Билгеле булганча, әлеге чарада Россия, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Әрмәнстан хәрбиләре җыелды.

Республика парламенты башлыгы әйтүенчә, хәзерге вакытта ОДКБ әгъзаларының дәүләтләрнең мөстәкыйльлеген саклау, күмәк иминлекне камилләштерү мәсьәләләрендә берләшү бурычы кайчандагыга караганда да мөһимрәк. «Бүгенге катлаулы шартларда илләребезнең барлык казанышлары ышанычлы төстә сакланылырга тиеш. Моны, шул исәптән кирәкле законнар һәм норматив хокукый документлар әзерләү аша, җитди игътибар үзәгендә тоту мөһим», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, республикада үзара килешенеп, бер-береңне ихтирам итеп эшләү сәясәте өстенлекле булып килә. «Бары тик шул рәвешле генә барчабызны да канәгатьләндерердәй чишелеш табарга мөмкин», – диде ул.


Фикер өстәү