Ирада Әюпова: «Республика китапханәләрендә эшләүчеләрнең күпчелеге — өлкән яшьтәгеләр»

Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Милли китапханәдә узган күчмә утырышында «Китапханәләр һәм китапханә эше турында» Татарстан Законының гамәлгә ашырылуы турында сөйләштеләр.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, әлеге өлкәдә кадрлар мәсьәләсе дә — проблемалы өлкә.

— Республикадагы муниципаль китапханәләрдә күбесенчә өлкән яшьтәгеләр эшли. Санлы күрсәткечләргә күз салсак, белгечләрнең 69,2 процентын 30 яшьтән 55 яшькә кадәрге хезмәткәрләр тәшкил итә. 55 яшь һәм аннан өлкәнрәк хезмәткәрләр — 24,4 процент. Бу, әлбәттә, искиткеч яшь аралыгы! Ләкир безгә киләчәк турында уйларга кирәк, чөнки 30 яшькә кадәрге хезмәткәрләр нибары 6,4 процентны гына тәшкил итә. Өлкән яшьтәге китапханәчеләр лаеклы ялга китсә, китап йортларында кем эшләр? — диде ул.


Фикер өстәү