Парламентның язгы сессиясе 26 гыйнварда ачыла

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырыгынчы утырышы 26 гыйнварда узачак. Парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Аны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Депутатлар язгы сессиянең беренче утырышында 15 мәсьәләне, шул исәптән 4 республика законы проектын һәм 9 федераль закон проектын карап тикшерергә ниятли.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, шәһәр төзелеше эшчәнлеге, халыкның санитария-эпидемиология иминлеге турында республика законнарына, шулай ук Татарстанның Җир, Гаилә кодексларына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары беренче укылышта карап тикшерүгә әзерләнгән. Аерым алганда, Гаилә кодексының 45 статьясына һәм мәгариф турында республика законының 14 статьясына үзгәрешләр уллыкка (кызлыкка) алынган балаларга абый-апалары (бертуган яки бертуган булмаган) укый торган мәгариф оешмасына укырга керү буенча өстенлекле хокук бирүне күздә тота.
Дәүләт Советында Хөкүмәтнең узган елдагы эшчәнлеге буенча хисапны карап тикшерү эше башланган инде. Аерым алганда, Президиум утырышында республика башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында комитетлар һәм депутатлар берләшмәләреннән алынган сораулар исемлеге расланып, республика Президентына юлланды. Бу сорауларга җаваплар, еллык хисап белән бергә, Дәүләт Советына алыначак.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Хөкүмәтнең узган елдагы эше турында депутатлардан 36 сорау кергән. Аларның күпчелеге республика икътисады һәм бюджетына бәйле. Парламент башлыгы әйтүенчә, сәяси һәм икътисадый вазгыятьнең чиктән тыш катлаулы булуына бәйле бу.

– Быел, икътисадый өлкә белән беррәттән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе буенча да сораулар байтак, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Комитетлар һәм фракцияләр тәкъдиме буенча, сораулар исемлегенә Татарстанда яшәүчеләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү пункты кертелгән. Өч өлкә – социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, җәмәгать иминлеге өлкәләре буенча сайлаучыларның проблемаларын чагылдырган сораулар тупланган.

Биредә сүз социаль газлаштыру программасын тормышка ашыру, торак-коммуналь хуҗалык тарифлары үсүне тоткарлауга юнәлдерелгән чаралар, күпбалалы гаиләләргә бүлеп бирелгән җир кишәрлекләрен үзләштерүгә ярдәм итү, зур шәһәрләрнең яңа микрорайоннарында мәгариф оешмаларын, хастаханәләр һәм сырхауханәләр төзү, мәктәп медицинасын үстерү өчен шартлар тудыру, педагогларга ярдәм итү чаралары турында бара.

Президиум утырышында шулай ук Дәүләт Советының 2023 елга эшен оештыру чараларының үрнәк планы расланды.


Фикер өстәү