Гаражны ничек законлаштырырга?

Без гаражны 1998 елны төзегән идек. Ул вакытта бистәбез Биектау районына керә иде. Төзер алдыннан авыл советыннан рөхсәт сорарга бардым, телдән генә рөхсәт бирделәр. Ул вакытта заманасы шундый инде аның. Гараж – тимердән, нигезе һәм идәне бетоннан эшләнгән. Бистә Казанның Авиатөзелеш районына кертелгәч, килеп карадылар, кадастр номеры һәм адрес бирделәр. Салымны вакытында түләп барам. 2016 елны БТИдан килеп үлчәделәр. Гаражга техник паспорт, җир участогына кадастр паспортын эшләделәр, бәясен тәгаенләделәр. Быел шул гаражларны законлаштыра торган документ чыга дип ишеткән идем. Эшне нидән башларга? Алдан ук рәхмәтемне белдереп, даими укучыгыз

Т. Хәкимов

Галина Галиуллина, Татарстан Росреестры матбугат хезмәте җитәкчесе:

– «Гараж амнистиясе» законы гамәлгә кергәннән бирле гражданнардан сораулар бик күп килә. Шуңа күрә Кадастр палатасы белән бергә даими рәвештә «кайнар линия»ләр үткәреп торабыз. Чираттагысы 11 ноябрь көнне сәгать 10нан 11гә кадәр тәгаенләнгән. Казанда яшәүчеләрнең сорауларын (843)255-25-71 телефоны буенча тыңлыйбыз. «Кайнар линия»ләрне үткәрү вакытын, башка шәһәрләрдән һәм районнар өчен телефон номерларын Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе сайтының (rosreestr.tatarstan.ru) «Гражданнар мөрәҗәгатьләре – «кайнар линияләр» бүлегеннән табарга була.

Гражданнарга ярдәм итү өчен Росреестр  «гараж амнистиясе»  буенча методик тәкъдимнәр әзерләде. Анда гаражларны ничек рәсмиләштерергә кирәклеге бик гади аңлатылган. Аның белән Татарстан Росреестры сайтындагы (rosreestr.tatarstan.ru)  «Эшчәнлек» («Деятельность») бүлегендә танышырга мөмкин. «Гараж амнистиясе» законы үз көченә кергәннән соң, андагы мөмкинлекләрдән беренче айда ук 115 кеше файдаланды инде.


Фикер өстәү