Һәркем исәптә. Якшәмбе Россиядә илкүләм халык санын алу тәмамлана

Республика халкының 97 проценты җанисәптә катнашкан инде. Ил күләмендә 133,5 миллион кеше саналырга өлгергән. Бу – Россиядә яшәүчеләрнең 91,6 проценты дигән сүз. Җанисәптә катнашырга өлгермәүчеләрнең исә ун елга бер тапкыр үткәрелә торган әлеге мөһим вакыйгага үз өлешен кертү өчен бер көн вакыты бар.

Билгеле булганча, быелгы җанисәптә өч төрле юл белән катнашып була. Сан алучының сорауларына өендә җавап бирә алмаган кеше халык санын алуда стационар пунктларга барып та, «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша онлайн рәвештә дә катнашырга мөмкин. Татарстан җанисәптә катнашуның соңгы ысулын сайлаучылар саны буенча Идел буе төбәкләре арасында беренче урынга чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Статистика федераль дәүләт хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Наталья Гатауллина хәбәр итте. «Бүгенгене белми торып, киләчәкне төзеп булмый. Шуңа күрә халык санын алуда катнашырга өлгермәүчеләр бу вакыйгага үз өлешен кертергә ашыксын иде», – диде идарә башлыгы.

Социологик сораштыру нәтиҗәләреннән аңлашылганча, ил халкының 75 проценты җанисәптә катнашуны кирәк дип саный. 64 проценты исә җанисәптә катнашуны бурычы дип атый. «Иҗтимагый фикер фонды» тарафыннан оештырылган соңгы тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, быелгы җанисәптә яшьләр онлайн рәвештә катнашуны өстенрәк күргән. Өлкәннәр исә стационар пунктка барып саналу ягын караган. «Халык саны турындагы тулы мәгълүмат кайсы районда күпме балалар бакчасы, хастаханә, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, музей, клуб, мәктәп төзергә кирәклеген аңларга ярдәм итә. Шуңа күрә халык санын алуда һәркемнең катнашуы мөһим», – дип искәртте журналистлар белән очрашуда Татарстанның икътисад министры урынбасары Роман Әмирханов.

Элегрәк ун көн эчендә узган җанисәп быел бер ай дәвамында үтүе белән дә игътибарга лаек. «Шул рәвешле сан алучыларга быел җиңелрәк булды, алар иркенләбрәк эшләде. Бу, үз чиратында, халык саны турында тулы, сыйфатлы мәгълүмат тупларга ярдәм иткәндер дип өметләнәбез», – диде Наталья Гатауллина. Халык санын алуның беренче нәтиҗәләре киләсе елның гыйнварында билгеле булыр дип фаразлана.


Фикер өстәү