Россиянең тынычлык урнаштыручы көчләрне Карабах белән Әзербәйҗанга хәрби хәрәкәтләрне туктату буенча үзара килешергә ярдәм иткән

Россиянең тынычлык урнаштыручы көчләре җитәкчелеге ярдәмендә Таулы Карабах вәкилләре белән Әзербәйҗан арасында утны тулысынча туктату турында килешүгә ирешелгән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы хәбәр итә.

Килешүдә күздә тотылган гамәлләр тынычлык урнаштыручы контингент җитәкчелеге белән берлектә хәл ителәчәк.

Шул ук вакытта Әзербәйҗан Оборона министрлыгында да террорчылыкка каршы чараларны туктатып тору турыңда килешүгә ирешү турында белдерелгән. Килешүдәге шартлар буенча, Карабахта урнашкан Әрмәнстан кораллы көчләре һәм законсыз кораллы формированиеләр коралны ташларга тиеш.

Моңа кадәр Әрмәнстан Хөкүмәте Таулы Карабахны Әзербәйҗанның бер өлеше итеп танырга әзер иде. Бу хакта май аенда илнең премьер-министры Никол Пашинян белдерде. Шуннан соң Россия Президенты Владимир Путин ике ил җитәкчесе белән очрашуда низагның җайга салына баруын билгеләп үтте. Әмма июль аенда Пашинян күршедәге дәүләт белән яңа сугышның башланып китү ихтималын әйтте.


Фикер өстәү