42 яшьлек ир-ат мобилизацияләнүчеләр өчен әзерләп куелган суны агулаган

Федераль иминлек хезмәтенең Алтай крае буенча идарәсе хезмәткәрләре Барнаулда яшәүче 42 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Ул мобилизацияләнгән хәрбиләр өчен билгеләнгән суны агулаган, дип яза “Российская газета” ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып.

Бу адәм социаль челтәрләр аша Россиядә яшәүчеләрне диверсияләргә җәлеп итүче Украина гражданнары белән танышкан. Аларга Россия Федерациясе сәясәтен күралмавын, Украина кораллы көчләренә теләктәшлек итүен белдергән.

“Ир-ат үз сүзләрен раслау максатыннан мобилизацияләнүчеләр өчен билгеләнгән суны агулаган”, – диелгән федераль иминлек хезмәте хәбәрендә. Суны ничек агулавын видеога төшереп, Украина вәкилләренә җибәргән.

Ирне тоткарлап, тикшерү изоляторына озатканнар. Аңа карата җинаять эше ачканнар.


Фикер өстәү