Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның Әрмәнстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Никол Пашинян белән киңәйтелгән очрашуында катнаша.
ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Минем Татарстанга беренче генә килүем түгел. Республиканың Россиядәге икътисади яктан нык үскән төбәкләрнең берсе икәнлеген барысы да белә», — дигән сүзләр белән башлады Пашинян үзенең сәламләү чыгышын.
Михаил Мишустин Евразия Хөкүмәтара советы чараларында (ул 29-30 апрельдә уза) катнашу өчен Казанга кичә килде. Бүген Никол Пашинян да Татарстан башкаласына шул ук максат белән килде.
Рөстәм Миңнеханов элегрәк Россия Премьер-министрының Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстан коллегалары — Кохир Рәсүлзода, Абдулла Арипов һәм Улукбек Марипов белән киңәйтелгән очрашуларында катнашкан иде.