Даруханәдән алган үләннәрне ничек кулланырга?

– Даруханәдән сатып алынган киптерелгән үләннәрне чайкарга кирәкме?

Лилия. Казан

Сорауга гомуми практика табибы Венера Шакирова җавап бирә:

– Юк, чайкарга кирәкми. Юкса, бу үләннәрнең файдалы үзлекләре кимиячәк. Дару үләннәре киптергәндә җиңелчә стерилизация уза. Төнәтмә

ясаганда аларны кайнар суда пешерергә туры килә. Кайнар су исә барлык микробларны да үтерә.


Фикер өстәү