Акча дәваламый: социаль пакет алу өчен гаризаны 1 октябрьгә кадәр тапшырырга кирәк

Дарумы, акчамы? Социаль пакетка хокукы булган кешеләрнең сайлау өчен бер айга якын вакыты бар. Әгәр алар дару алырга тели икән, 1 октябрьгә кадәр гариза язарга тиеш. Шул вакытка өлгермәүчеләргә тагын бер ел көтәргә туры киләчәк. Гаризаны узган елларда язган кешеләргә аны яңарту кирәкми. Дару урынына акча сайлап, аннары авыр хәлдә калучылар да бар икән. Шуңа да белгечләр алдан хәстәрен күрергә өнди.

Соңыннан үкенерлек булмасын. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева бу хакта кат-кат искәртте. Татарстанда 317 мең кеше социаль ташламадан куллана. Шуларның 120 меңе акча урынына дару сайлаган.

– Бездә дарудан баш тартучылар 63 процентны тәшкил итә. Федераль күрсәткеч югарырак – ул 85 процентны тәшкил итә. Соңгы ун ел эчендә Татарстанда дару сайлаучылар 9,5 процентка артты, – диде министр урынбасары, бу эштә матбугат чараларының роле зур икәнен искәртеп. – Без бу хакта 2005 елдан бирле сөйлибез инде. Авырулар өчен борчылганга бу. Әйтик, көтмәгәндә генә яман шеш, шикәр диабеты, психик авырулар килеп чыкты ди. Бу очракта дару урынына алган акча гына җитмәячәк. Әлеге авыруларны дәвалау шактый кыйммәткә чыга. Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда шикәр чире «чәчәк ата». Илдә һәр ун ел саен 10 миллион кешегә бу диагноз куела. Соңгы 40 елда шикәр чире белән авыручылар саны 500 миллионга җитте. Татарстанда да авыручылар күбәя. Соңгы вакытта кечкенә балаларда да шушы авыру табыла. Ә бит аны дәвалау бик кыйммәткә чыга. Шунлыктан социаль пакетсыз кала күрмәгез.

Социаль пакетка хакы булган кешеләрнең күбесе өчен балалары хәл итә икән. Шул сәбәпле урында гына ятып торучылар дарусыз кала. Министр урынбасары андыйларга да  иң элек авыру хакында уйларга киңәш итә. Ә кайбер очракта киресенчә, әти-әни безгә әйтмичә социаль пакеттан баш тарткан, дип килүчеләр дә бар, ди.  Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшәүче 82 яшьлек Сания Яруллина узган ел, акчага кызыгып, дарусыз калган.

– Әни каяндыр ишетеп кайткан да, дару алганчы, акча алам дип, гариза язган. Ә бит ул ике елдан артык яман чир белән көрәшә. Аңа кирәкле даруларны сатып алыр өчен күпме акча кирәк! Дарулар бирелми башлагач, утырып еладым хәтта. Әни аякта йөрсә дә, тиешле даруыннан башка тора алмый. Алар кыйммәт икән. Энем белән бергә бер ел буе үзебез сатып алдык. Быел инде җәй башында ук гариза язып куйдык. 1 мең сумга кызыгып, 10 мең сум түләп булмый бит инде, – ди кызы Ләйсән Кашапова.

Яман чир дигәннән, республикада аны иртәрәк ачыклый башлаганнар. Авыруларның гомере дә 5 елга озайган. Элек чир соңгы чиктә генә ачыкланса, хәзер 1, 2 нче стадиядә үк беләләр икән. Фәридә Яркәева сүзләренчә, моннан 10 ел элек республикада яшәүче һәр 62 кешедә яман чир барлыгы ачыкланса, соңгы елда һәр 35 кешегә бу диагноз куелган.

–  Яман шеш диагнозы белән яшәүчеләр шактый. Бала алып кайтучылар да бар хәтта. Шуңа күрә һәрдаим үзеңне кайгыртып торырга, вакытында тиешле дарулар эчәргә кирәк. Әйләнәм дә шуңа кайтам – акча урынына дару сайлагыз, – диде ул.

Чаллыда яшәүче, шикәр чире белән интегүче Гөлфия Сабирҗанова да, бушлай бирелә торган дарулар арасында гомер буе эчкән даруым юк дип, алардан баш тарткан булган.

– Коронавирус башлангач, хәлем начарланып китте. Даруларның да безгә кирәклесе кайтмый башлады. Мин бер ел дару урынына акча алдым. Әмма быел яңадан гариза язарга булдым әле. Шикәр чирем катлауланды. Үзем эчә торган дару гына ярдәм итми башлады, – ди ул. – Күршемдә 80–85 яшьлек әбиләр яши. Алар тиенен тиенгә җыеп дару ала. Бушлай алып булганын белмиләр икән. Аларга да әйттем әле. Барабыз, диделәр.

Табиблар кешеләр авыру азаеп киткәнче сузып йөри дигән фикердә. «Көн саен диярлек йөрәк-кан авыруларыннан интегүчеләр мөрәҗәгать итә, – ди Казанның Тимерьюлчылар сырхауханәсенең бүлек мөдире Ләйсән Шәйхуллина. – Кан басымыннан зарланмаган бер кеше дә юк. Шикәр авырулары белән интегүчеләр дә шактый. Без поликлиникага килгән авыруларга социаль пакет хакында аңлатабыз. Өлкәннәрне балалары да кайгыртсын иде. Аларның күбесенең хәтере дә начар, ничек гариза язасын да белмиләр. Без аларның хәлен җылы сүзебез белән генә җиңеләйтә алабыз, дару бирә алмыйбыз. Шуңа күрә дөрес сайласыннар иде».

Социаль пакет кемнәргә тиеш һәм аны ничек алырга?

Быел дару өчен бирелә торган акчаның суммасы аена 1 мең сумны тәшкил итә. Социаль пакет сайлаган кеше дару гына алып калмый, аларга санаторийга юллама, дәвалану урынына бушлай бару һәм кайту, тимер юл транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге дә бирелә. Шулай ук аңа бер диагнозы буенча гына түгел, башка төрле чирләренә дә дәва бирә торган кирәкле бөтен дарулар бирелә.

Аннан Бөек Ватан сугышы инвалидлары, анда катнашучылар, яуда үлгәннәрнең тол хатыннары, балалары, Ленинград блокадасында булучылар, төрле бәрелешләрдә булган ветераннар, радиациядән зыян күрүчеләр һәм барлык төр инвалидлар файдалана ала. Социаль пакетны алыр гаризаны Пенсия бүлекләренә тапшырырга кирәк. Дару киләсе елның 1 гыйнварыннан бирелә башлый.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 

 


Фикер өстәү