“Спутник” V вакцинасының гомерлеккә иммунитет булдыру ихтималын әйткәннәр

Гамалея исемендәге үзәк башлыгы Александр Гинцбург COVID-19 инфекциясеннән вакцинаның кешегә гомерлек иммунитет булдыруына ышаныч белдергән. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

“Вакцинаның бер-ике елга гына түгел, ә гомер буе тәэсир итүенә ышанычым бар. Ике тапкыр укол кадатасың да, калган гомереңне тынычланып яшисең”, – дигән белгеч.

Аның әйтүенчә, вакцинациядән соң антитәнчекләре кимегән кешеләргә, сынау максатында, кабат прививка ясап караячаклар. Антитәнчекләр икенче-өченче-дүртенче тәүлектә пәйда булган очракта, әлеге кешеләрнең организмында хәтер күзәнәкләре бар, дигән сүз. Бу исә беренче тапкыр прививка ясатканнан соң иммунитетның саклануын аңлата. Мондый тикшеренүләрне бер ел-ел ярым дәвамында үткәрәчәкбез, дип басым ясап әйткән галим.


Фикер өстәү