Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Премьер-министры Кохир Расүлзадә белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Премьер-министры Кохир Расүлзадә белән очрашты.

Очрашуда хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

Узган ел товар әйләнеше үсеш күрсәтсә дә, яклар элемтәләрне, продукциянең номенклатурасын киңәйтү өчен потенциал бар дигән уртак фикергә килделәр. Бу максаттан Татарстан делегациясе составында сәнәгать предприятиеләре һәм кече компанияләр җитәкчеләре килде дә.

Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Премьер-министрына Татарстан-Таҗикстан хезмәттәшлегенә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Өстенлекле юнәлешләр арасында машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгълүматлаштыру да билгеләп үтелде.

Кохир Расүлзадә  Евразия хөкүмәтара советы (апрель 2021) утырышына дип Казанга баруын бик рәхәтләнеп искә алды.

Премьер-министр икътисадый хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер булуын белдерде һәм кичә Дүшәнбедәге мондый форумнарны уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте.


Фикер өстәү