#KazanForum: Рөстәм Миңнеханов: “Таҗикстан белән товар әйләнешен берничә тапкыр арттырырга кирәк”

Әлеге илнең Премьер-министры Кохир Расулзадә Казанга килде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Таҗикстан Премьер-министры Кохир Расулзадә белә очрашты. Казанга ул “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисадый форумында катнашу өчен килгән.

Татарстан башлыгы әңгәмә барышында билгеләп үткәнчә, соңгы елларда ике республика арасында товар әйләнеше 30 миллиард доллардан артып киткән. Әмма бу – зур күрсәткеч түгел. Товар әйләнешен берничә тапкыр арттыру буенча эшләргә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан делегациясе язын Таҗикстанда булып кайткан. Сәфәр йомгаклары буенча министрлыклар һәм ведомстволарга Татарстан белән Таҗикстан арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү буенча тәкъдимнәр эшләргә кушылган.

Кохир Расулзадә Татарстан Рәисенә чарага чакыруы өчен рәхмәт белдерде. Аның әйтүенчә, форум хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ачуга ярдәм итәчәк. Ул шулай ук Таҗикстанның, үз ягыннан, республикалар арасындагы товар әйләнешен үстерү өчен мөмкин булганның барын да эшләячәген билгеләп үткән.


Фикер өстәү