Татарстан табиблары паралич китереп чыгара торган инфекциядән ничек сакланырга икәнлеген аңлатты

Биредә сүз полиомиелит турында бара.

Казан шәһәренең 1 нче балалар хастаханәсе табиблары, нерв системасын зарарлап, параличка китерердәй бик хәтәр йогышлы авыру турында сөйләгәннәр. Биредә сүз полиомиелит турында бара, дип яза “ТНВ”.
Медиклар басым ясап әйткәнчә, вакцина уйлап табылганнан соң полиомиелит йоктыру очраклары нык азайган. Әмма барыбер аны ияртү куркынычы бар. Чирне полиовирус китереп чыгара. Ә ул тамчы рәвешенә һава аша яки көнкүрештә йогарга мөмкин.

Чир күпчелек очракта үзен сиздерми. Чирләүчеләрнең дүрт-сигез процентында көчле грипп йоктыргандагы кебек билгеләр барлыкка килә. 2 проценты исә бик каты чирли. Вирус лимфа төеннәре аша канга үтеп керсә, үзәк нерв системасына зыян сала. Ә бу исә аякларны параличларга мөмкин.
Полиомиелиттан дәваланып булмый. Вирус организмга эләккән очракта, табиблар сырхауны күзәтеп, хәлен азмы-күпме җиңеләйтә генә ала. Аннан котылуның бердәнбер ысулы – прививка ясату.

Табиблар әйтүенчә, полиовирусны бигрәк тә 3 яшькә кадәрге балалар йоктырырга мөмкин. Шуңа күрә 3, 4, 5 һәм 6 айлык сабыйларга тәүге прививка ясыйлар. Ә инде 18, 20 айлык вакытта һәм 6 яшьтә ревакцинация үткәрелә.
Прививкасыз кеше теләсә кайсы яшьтә вирус йоктырырга мөмкин. Шуңа күрә табиблар прививкадан йөз чөермәскә киңәш итә.


Фикер өстәү