Коронавирустан соң үлемгә китерердәй өзлегүдән ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләгәннәр

Табиблар чир кичерүчеләрнең һәммәсенә тирәнтен диспансеризация узарга тәкъдим итә.

Татарстанның Сәламәтлек саклау белгечләре коронавирустан соң үлемгә китерердәй өзлегүдән ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләгәннәр. Казан 7нче поликлиникасы баш табибы Ольга Богданова әйтүенчә, йогышлы чирне кичерүчеләргә, ковидтан соң организмдагы үзгәрешләрнең пәйда булуын көтеп тормастан, тирәнтен диспансеризация узарга кирәк.

— Чирне башлангыч стадиясендә үк ачыклау өчен, хәзер барлык сырхауханәләрдә тирәнтен диспансеризация уздырыла. Аны барлык кеше, беренче чиратта, онкологиядән, шикәр чире һәм кан әйләнеше системалары авыруларыннан интегүчеләр узарга тиеш, – дигән ул.

Богданова басым ясап әйткәнчә, ковидның “мәкерлекләре” чирләгәннән соң ике ай, ярты ел һәм хәтта бер ел узгач күренә башларга мөмкин. Шул ук вакытта коронавирусның авыр формасын кичерүчеләрдә генә түгел, чирне җиңелчә генә уздыручыларда да инфекция үзеннән “эз” калдырырга мөмкин.


Фикер өстәү