Чаллыда югалган 13 яшьлек үсмерне эзлиләр

Яр Чаллыда 40нчы мәктәпнең җиденче сыйныфында укучы 13 яшьлек Александр Ефремовны эзлиләр.

Егет 21 май көнне 18.30 тирәсендә «Кояшлы парк» торак комплексында билгесез юнәлештә өйдән чыгып китә. Шуннан бирле аның кайда икәне билгесез.

Аның буе якынча 150 см, уртача гәүдәле, чәче якты коңгырт, иңсәсеннән төшеп тора, күзләре зәңгәр.

Егет кара-зәңгәр кофтага ак хәрефләр белән Рома дип язылган спорт киеменнән, кызыл-кара төстәге кроссовкалар кигән була. Үзе белән яшел рюкзагы булуы билгеле.

Егетне күргән булсагыз +7912-363-16-97, +7919-685-81-99 яки 02 телефоннары буенча шалтыратып хәбәр итегез.


Фикер өстәү